Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тату гаилә-бәхет ул"

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә «Тату гаилә –бәхет ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Бәхет ул – тату гаилә. Гаиләдә бәхетле булган кешеләр генә үзләрен чын дәрәҗәдә бәхетле итеп тоялардыр. Гаилә – һәр явызлыктан, пычрактан, яңгырдан саклаучы оя, ул - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.