Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Батырларның даны мәңгелек"

8 май көнне Җиңү көне уңаеннан  һәйкәл янында «Батырлар даны мәңгелек!» дип исемләнгән  митинг, бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды.  Бәйрәм сугышта һәлак булган ветераннарга куелган һәйкәлгә чәчәк һәм венок кую белән башланып китте. Бер минут тынлык белән сугышта һаләк булганнарны искә алдык, ветераннарга котлау сүзләре җиткерелде, тарих укытучысы доклад белән чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде, котлап матур җырлар башкарылды, мәктәп укучылары монтаж куйды. Соңыннан музыка астында тынычлык символы булган күгәрченнәр бәйләнгән шарларны очырдык.