Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сугыш урлаган балачак"

5 майда Суыксу авыл китапханәсендә «Сугыш урлаган балачак» дигән чара узды.  Чара барышында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып, алар белән  әңгәмә оештырылды. Шулай ук котлау открыткалары һәм Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасына чакыру кәгазьләре бирелде. Алар - якыннарын һәм туганнарын югалткан, ятимлек, ачлык һәм салкынлыкның барлык куркынычларын кичергән буын кешеләре. Олырак яшьтәгеләр окоплар казыган, заводларда эшләгән, авылларда икмәк җыюда ярдәм иткән, өлкәннәр белән беррәттән эшләгәннәр.  Бу балаларның барысында да уртак балачак: алар Сугыш чоры балалары.