Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тукай безнең йөрәкләрдә"

26 апрель көнне сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көнгә карата Суыксу авыл китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучылар белән шигырьләрен кычкырып уку да оештырылды.   Балалар Тукайның кайбер әкиятләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата барачак.