Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Табигать сакчылары

15 нче апрель  көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында  «Табигать сакчылары» дигән викторина узды. Чара  барышында  китап укчыларга туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турындагы сорауларга җавап табырга кирәк булды.Табигать – кешенең яшәү урыны. Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк!