Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле. Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә, шулай ук яшәү тәртибен - хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру да бик мөһим. Кешенең сәламәтлеген нәрсә какшата соң? Менә шул сорауларның барысына да 7 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә уздырылган «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән чарада җавап таптылар. Чарада Суыксу авыл фельдшеры да катнашты һәм китап укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.