Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Каршылыйбыз якын дусларны"

3 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көне уңаеннан «Каршылыйбыз якын дусларны» дигән чара узды. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, шулай ук кошларның кешелек тормышында һәм табигатьтә файдалары турында танышып үттеләр. «Бу нинди кош? Кем белә?» дигән сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Китапханәдә оештырылган «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсе белән танышып, андагы китаплардан да файдалана алдылар.