Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Елмаю боз эретә"

1 апрель көнне Бөтендөнья көлке көне уңаеннан китап укучы балалар белән «Елмаю боз эретә» дип исемләнгән чара узды. Чара барышында бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үттек. «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» дигән китаптан кычкырып мәзәкләр укыдык, кызыклы викторина сорауларына җаваплар табу, үзләре белән булган кызыклы хәлләрне исләренә төшереп сөйләү булды.