Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кем күп белә?"

30 март көнне Суыксу авыл китапханәсендә китап укучы балалар өчен «Кем күп белә?» дигән сорау-җавап кичәсе узды. Балаларга төрле темадагы сорауларга җавап табырга кирәк иде. Шулардан: сүзтөзмәне һәм мәкальләрне дәвам ит, өч сүз белән генә әкиятне таны, укылган шигырьнең кайсы язучыныкы икәнен әйт, әкият геройларын тасвирлау ярдәмендә таны һәм башка шундый кызыклы һәм мавыктыргыч сорауларга җаваплар табырга.   Соңыннан иң актив китап укчыларга бүләк тапшырылды. Бу чарадан бер бала да бүләксез китмәде.