Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әкиятне таны"

28 март көнне Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә «Әкиятне таны» дигән викторина узды. Китап укучы балалар татар халык әкиятләрен, рус халык һәм чит ил халыклары әкиятләрен укып беләләр. Шуңа күрә балалар үзләренең белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп раслый алдылар. Әкиятнең башын һәм ахырын сөйләргә, әкият барышында үзләренең әйберләрен югалткан әкият геройларын әйтергә, саннар кергән әкиятләрне санарга һәм башка шундый мавыктыргыч сорауларга җавап табырга кирәк иде. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.