Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Каникулда яңа китап

Балаларның язгы ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, Суыксу авыл китапханәсендә төрледән –төрле чаралар уза. 27 март көнне Суыксу авыл китапханәсендә "Каникулда яңа китап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә хайваннар, кошлар, табигать күренешләре турында, шулай ук әкиятләр, хикәяләр һәм шигырь китаплары урын алды. Китапханәгә килгән китап укучы балалар үзләренең күңелләренә хуш килгән китапны сайлап алдылар.