Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кем тапкыр, кем зирәк"

25 март көнне Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә «Кем тапкыр, кем зирәк»дигән табышмаклар бәйгесе оештырылды. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Балаларга табигать, хайваннар, әйләнә –тирәлек, көнкүреш кирәк-яраклары турындагы табышмакларга җавап табырга кирәк булды. Бу чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны билгеләп үттек. Ул безнең 4 сыйныф укучысы Газизова Алинә булды.