Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"

24 нче март көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында  «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән чара узды. Китапханәдә шул темага кагылышлы китаплардан күргәзмә ясап куелды һәм әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында китапханәче китап укчыларга урманның әһәмияте, анда яшәүче һәм үсүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга һәм урманда йөргәндә үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре турында сөйләп үтте.