Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Нәүрүз мөбәрәкбад!"

21 март көнне Суыксу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  «Нәүрүз мөбәрәкбад!»  дигән  Нәүрүз бәйрәме  үткәрде.  Китапханәче килгән кунакларга Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләп үтте.Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде, кыш белән яз кызы ярышты  һәм аларны төрле сынаулар белән сынадык.   Бәйрәмгә килгән балалар белән  әби-бабаларыбыз уйнаган күңелле уеннарны искә төшереп уйнадык. “Түбәтәй”, Чума үрдәк, чума каз”, Кәрия, зәкәрия”, “Челтәр элдем читәнгә” һ.б шундыйлар. Соңыннан килгән кунаклар учакта казанда пешкән ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.