"Терроризмга һәм экстремизмга урын юк!"
16 март көнне Суыксу авыл китапханәсе «Терроризм һәм экстремизмга урын юк!» дигән мәгълүмәти чара уздырды. Китап укучыларны террор һәм экстремизм төшенчәсе белән таныштыру, үз-үзеңне саклау чараларын аңлату максатыннан җәмәгать урыннарында һәм урамнарда шул темага кагылышлы мәгълүматлар язылган буклетлар таратылды.