Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китап - белем чишмәсе"

Ел саен март аеның беренче чәршәмбесе Бөтендөнья кычкырып укулар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 март көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Китап белем чишмәсе» дигән кычкырып сәнгатьле уку оештырылды. Чара барышында укучылар белән китап укуның нинди әһәмияткә ия булуы турында фикер алышу алып барылды. Укучылар яраткан язучыларының китапларыннан шигырьләр, әкиятләр, хикәяләрне кычкырып  укыдылар. Китапханәче китап  укучыларга китап укуның сүз байлыгын арттыруда, кешеләр белән аралашырга ярдәм итүдә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшыртуда әһәмияте  зур булуын аңлатып китте.