"Шигъри хәзинәдә ниләр бар?"
1 март көнне Суыксу авылы китапханәсендә шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның тууына 70 яшь тулу уңаеннан «Шигъри хәзинәдәдә ниләр бар? » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре урын алды.