Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Гаяз Исхакый - журналист һәм публицист"

Гаяз Исхакый  – ХХ гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыклварның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе. Ул 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа.  Г.Исхакыйның тууына 145 ел булу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Гаяз Исхакый – журналист һәм публицист» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган китаплар урын алды.