"Без булачак илебез сакчылары"
22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе «Без - булачак илебез сакчылары»дигән чара уздырды. Чара башында китапханәче балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. 23февраль - батыр, ышанычлы һәм кыю ир-атлар бәйрәме. Тагын 23 февраль – үскәч, булачак Ватанны саклаучы малайлар бәйрәме дә. Балалар «Мина кыры», «Төз мәргән», « Кем тизрәк», «Түгәрәккә ату» ярышларында катнаштылар, шулай ук «Хәрби техника» буенча сорауларга җавап бирделәр, хәрби һөнәрләр турындагы табышмакларны чиштеләр.