Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тел ул - халыкның рухи дәвасы"

21 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан Суыксу авылы  китапханәсендә балалар өчен «Тел ул – халыкның рухи дәвасы » дип аталган сорау-җавап  кичәсе оештырылды. Балалар табышмакларның җавапларын таптылар, бирелгән сүздән яңа сүзләр яздылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, язылган сүзләрдә югалган хәрефләрне таптылар, тизәйткечләр һәм туган тел турында шигырьләр  укыдылар.  Шулай ук китапханәдә «Минем туган телем» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучылар күргәзмәдәге китаплардан да файдалана алдылар.