Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигатьне бергә саклыйк!"

17 нче февраль көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында  «Табигатьне бергә саклыйк» дигән әңгәмә үткәрелде.  Әңгәмә барышында китапханәче китап укчыларга  туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турында сөйләп үтте. Шулай ук китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды                             Без табигатьне саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез.