Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Өзелгән җыр эзеннән"

15 февраль- Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты , татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Өзелгән җыр эзеннән» дигән чара узды. Китапханәдә  китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Китапханәче кыскача гына шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Китап укучы балалар белән кычкырып шигырьләрен укыдык. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.