Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Гүзәл мирас калдырган әдип"

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Россиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Теләче районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый. 1929-1933 елларда Ф.Хөсни Казан финанс-икътисад институтында укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, 1935 елның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. 1934-1941 еллар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Ватан сугышы чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен, повесть һәм романнарын иҗат итә. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ф.Хөснинең иҗат мирасында әдәби жанрлардан драматургия, әдәби тәнкыйть, публицистика, мемуар төрләре дә күренекле урын тота.

Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймисв Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Ф.Хөсни — 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.