Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Онытылмас Сталинград"

Ел саен 2 февральдә хәрби дан көненең берсе – Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Онытылмас Сталинград» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы тарихы турындагы китаплар  һәм 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыш турында сөйләүче документаль әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханәче Бөек Сугыш тарихы турында әңгәмә уздырды, шулай ук авыр елларда өлкәннәр белән бергә фронтларда  балаларның да көрәштә катнашуы турында сөйләде.   Чара Сталинградны саклаучылар турындагы китапларга күзәтү белән тәмамланды.