Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Холокост тарихы"

Агымдагы  елның 27 гыйнварында Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагере тоткыннарын азат итүләренә 78 ел булды. Әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән.

21 гыйнвар көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  Суыксу мәдәният йортында «Холокост тарихы»  дигән чара үткәрелде. Бу чарада катнашучы балаларга Холокост фаҗигасе турында сөйләдек.

Холокост сүзен ишетүгә күз алдына газ камералары, балаларны, хатын-кызларны, картларны яндыра торган мичләр килеп баса... Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары. Холокост  - инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.

 Холокост дәресләрен белү барыннан да элек мондый геноцид җирдә кабатланмасын өчен кирәк. Ә миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, без милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамаска, башка кешеләргә түземле булырга тиеш. Бу хакта онытырга ярамый, без бу турыда балаларыбызга, оныкларыбызга аңлатырга тиеш.