Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

" Чын батырлык - илгә тугрылык"

27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне – Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан, 28 гыйнварда Суыксу авыл китапханәсе Мәдәният йортында «Чын батырлык– илгә тугрылык» дигән  китап күргәзмәсе һәм укучылар белән әңгәмә оештырды. Укучылар игътибарына ул еллардагы вакыйгалар, шәһәрне саклаучылар,  шулай ук блокададагы авыр вакытларны кичергән шаһитларның истәлекләре һәм Ленинград халкының ныклыгы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Әңгәмә вакытында китапханәче салкынны һәм ачлыкны җиңеп, безнең гаскәрләргә ярдәм иткән шәһәр халкының батырлыгы турында сөйләде.