Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигать- без яшәгән йорт"

19 нчы гыйнвар көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында  «Табигать – без яшәгән йорт» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Бу чараның максаты – китап укчыларга экологик тәрбия бирү, табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү иде. Күргәзмәдә «Табигать күренешләре энциклопедиясе», «Кошлар»,  «Җил каян килә?»,  «Агачлар», «Хайваннар», «Ел фасыллары» һ.б. шундый  табигать күренешләре турындагы китаплар урын алды.                                                                                                    Табигать - туган йортыбыз. Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала. Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала.  Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез.