Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Язучы һәзм заман"

17 гыйнвар көнне Суыксу авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел булу уңаеннан «Язучы һәм заман»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының «Кар астында кайнар чишмә», «Әтәч менгән читәнгә», «Йәгез, бер дога!»,  «Дус кызым кияүгә чыга» китаплары һәм сайланма әсәрләре тупланган томнары урын алды. Әдипнең әсәрләре һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар.