Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Иң гадел дус"

Танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 нчы гыйнварында Әтнә районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган.

16 гыйнвар көнне Суыксу авыл китапханәсендә Х.Халиковның тууына 90 ел булу уңаеннан “Иң гадел дус” дигән чара үткәрелде. Бу чарада китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.

Х.Халиков балалар психологиясен яхшы белеп яза, аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә белә.
Аның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе дә үзенчәлекле.  Әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын тәшкил итә.