Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Җырлады һәм җырлаячак"

Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашева 1960-1990 елларда татар җыр сәнгатен тулысынча биләп ала. Һәр җырчы аның иҗатыннан үзенең репертуарын баета, концерт программасын бизи. Шагыйрәнең шигырьләре, җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши. Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел булу уңаеннан китапханәдә “Җырлады һәм җырлаячак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук шигырьләрен дә кычкырып укыдык.