Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

5 январь көнне Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, китап укучы балаларның кышкы ялларын күңелле итеп үткәрү максатыннан, "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән чара үткәрелде. Балалар Убырлы карчыкның биремнәрен үтәделәр, аның белән бергәләп биеп алдылар. Кыш бабайга шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, Кыш бабай аларга үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләшеп чыкты. Аннан соң төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Уен ахырында "Өлешеңә тигән көмешең" дигән тартмадан бүләк исемнәре язылган кәгазьне алып, кәгазьдә язылган бүләккә ия булдылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.