Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Йөрәктән-йөрәккә"

3 нче декабрь  Инвалидлар көне уңаеннан «Йөрәктән-йөрәккә»  дигән чара үткәрелде. Бу чарада китап укучы балалар белән Фәнис Яруллинның шигырьләрен кычкырып укыдык.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә.