"Игътибарлылык, кешелеклелек"
7 нче декабрь көнне китапханәдә, инвалидлар декадасы уңаеннан, китап укучы балалар белән «Игътибарлылык, кешелеклелек» дигән әңгәмә үткәрелде. Балаларга дуслыкның көче, авырлык килгәндә бер-береңә ярдәм кулы сузу, өлкән һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата кайгыртучан, игътибарлы, ярдәмчел булырга кирәклеге турында сөйләнде.