Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Елларга сәяхәт"

8 нче декабрь көнне  шагыйрь, прозаик Әхсән Баянның тууына 95 ел булу уңаеннан китапханәдә  «Елларга сәяхәт» дигән  китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.

Әхсән Баян – иң әүвәл шигъри әсәрләре белән танылган, шулай ук проза һәм драматургия жанрларында да үзенчәлекле уңышларга ирешкән әдип. Язучының проза әсәрләре, поэзиясе кебек үк, рухы һәм җирлеге реалистик булу өстенә, романтик һәм ассоциатив-символик образларга бай булуы белән аерылып торалар.