Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кошлар ашханәсе"

20 декабрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә, экологик белем бирү буенча эшләнгән «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан программа кысаларында,   «Кошлар ашханәсе» дигән акция  уздырылды.

Кыш килде һәм үзе белән салкыннар да алып килде. Кешеләргә генә түгел, кошларга да салкын, кар астыннан ризык табырга да кыенлашты. Шуңа күрә китап укучы балалар белән канатлы дусларыбызга «Кошлар ашханәсе» оештырырга булдык.

Кошларны кышкы тукландыру – күптәнге традиция. Җимлекләрне ясаганда төрле материаллар кулландык. Балаларның иҗат һәм фантазияләре төрле иде. Мәхәббәт һәм җан җылыларын кушып эшләнгән җимлекләрен балалар агач ботакларына элеп куйдылар һәм анда кошлар өчен җимнәр салдылар.