Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Эчүчелек нәрсәгә китерә

Эчкечелек – ул җәмгыятьнең дошманы. Исерек кеше, нәрсә эшләвенә хисап бирмичә, тирә-яктагыларга, дәүләткә һәм үзенә гаять зур зыян китерергә мөмкин. Эчкечеләр гадәттә өйдә, җәмәгать урыннарында, урамда үзләрен бик ямьсез тоталар, башкаларга эшләргә, ял итәргә комачаулыйлар, еш кына кеше тормышын куркыныч астына куялар. Эчкечелек аркасында күпме гомер өзелә, күпме кешенең сәламәтлеге какшый! Эчкечелек гомерне кыскарта! Әгәр без эчкечелеккә каршы чын сугыш игълан итсәк, балаларыбыз һәм оныкларыбыз бу афәттән һичшиксез котылыр иде. Шуны күздә тотып  Суыксу авыл  китапханәсендә     «Эчүчелек нәрсәгә китерә» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды һәм буклетлар таратылды.