Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Халкым хәзинәләре

5 нче ноябрь көнне «Халкым хәзинәләре» дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга хатын-кызлар кия торган калфакларны чигү тәртибе турында сөйләп үттек..

Калфакларны чигеп ясауның бик күп төре булган. Безнең халыкта алтын белән чигү сәнгате аерылып торган. Әллә ничә төрле бизәкле калфаклар алтын җепләрдән ясалган композицияләрнең үзенчәлеге белән аерылып торган. Калфаклардагы иң таралган төр – чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярым ай сурәтләре, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә кошлар һәм чәчәкләр рәсеме. Калфаклардагы икенче бер үзенчәлекле бизәк – алтын каурый.

Бу әңгәмәдә Н.Сергееваның “Тылсымлы бизәк” китабыннан файдаланылды.