Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Бердәм көч тау күчерер

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан 3 нче ноябрь көнне китап укучы балалар белән «Бердәм көч тау күчерер» дигән чара үткәрелде.  Башта балалар белән дуслык, бердәмлек, татулык төшенчәләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң балалар С.Әдхәмованың “Дуслар”, Ф. Мәрдәнованың “Боз, пар, һәм су бәхәсе” әкиятләрен кычкырып укыдылар, “Тәмле сүз. Әдәпле булу серләре” китабыннан дуслык, бердәмлек турында мәкальләр әйттеләр. Соңыннан ике командага бүленеп “Кош канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле” һәм “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”дигән мәкальләр язылган пазлларны җыйдылар. Бу чара балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды.