Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Коймак пешерү серләре"

1 нче ноябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Суыксу мәдәният йортында китап укучы балалар белән «Коймак пешерү серләре» дигән осталык дәресе үткәрелде. Балалар белән коймак камыры ясап, бергәләп пешердек. Соңыннан  үзләре пешергән коймак белән чәй эчтеләр. Бу чарада “Аш-су серләре” дигән кызлар энциклопедиясе, “Татар халык ашлары” һәм “Хатирә” дигән китаплардан файдаландык.