Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Табигать хәзинәләреннән могъҗизалар

Суыксу авыл китапханәсендә, экологик белем бирү буенча «Табигать. Экология. Әдәбият»  максатчан программасы кысаларында,   «Табигать хәзинәләреннән могъҗизалар» дигән чара уздырылды. Чара башында балалар белән көз һәм аның матурлыгы, безгә биргән нигъмәтләре турында әңгәмә кордык. Аннан соң алар кәрзинне көзге бүләкләр белән бизәделәр, кызлар үзләренә  миләштән мәрҗән ясап киделәр, малайлар нарат күркәсеннән керпе ясадылар,  бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләрне бизәделәр. Чара ахырында балалар үзләре ясаган кул эшләре белән   фотога төштеләр. Бу чарадан алар  уңай эмоция һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.