"Һәр шигырь-үзе бер әкият"
4 нче октябрь көнне шагыйрь, журналист Ленар Шәехкә 40 яшь тулу уңаеннан китапханәдә "Һәр шигырь-үзе бер әкият" дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының "Алдамыйм", " Безнең ишегалдында", "Галинең песие", "Авылдан килгән мендәр", "Җылытасы килә дөньяны" һ.б китаплары урын алды. Шулай ук китап укучы балалар белән шигырьләрен кычкырып укыдык.