Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Наркотикларга "Юк" дибез!"

Яшь буынны кече яшьтән үк сәламәт булырга өйрәтү, начар гадәтләрнең кеше организмына, тормышына зыяны турында кисәтү ясау, яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү максатыннан 27 нче июнь көнне авылыбызның спорт мәйданчыгында «Наркотикларга “Юк” дибез!» дигән чара үткәрелде. Наркотикларның зыяны турында язылган буклетлар таратылды һәм күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Соңыннан кызыклы уеннар уйнадык.