Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Сабантуйга бирнә җыю

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.

Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.

Шушы максат белән, 5 июнь көнне Суыксуда милли бәйрәм – Сабантуйга бирнә җыю оештырылды,  бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.