Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Халык җәүһәрләре"

17 июнь көнне китапханәдә «Халык җәүһәрләре»  дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Л.Саттарованың «Казан каюлы күне. Сәхтиян читек, саурый үкчә...», Н Сергееваның   «Тылсымлы бизәк. Магия узора»,   «Татар халык ашлары», Н.Сергееваның  «Татар чигүе. Татарская вышивка», Хатирә  «Татар бәхете рецептлары», Ф.С.Баязитованың   «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары» дигән китаплар урын алды.  Шулай ук күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.