"Без-Россия гражданнары"
12 июньдә иң яшь һәм тантаналы бәйрәмнәребезнең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Без аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итәбез. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. 11нче июнь көнне балалар спорт мәйданчыгында китап укучы балалар белән «Без - Россия гражданнары» дигән әңгәмә үткәрелде.