"Безнең салкын чишмәбез"
Элек-электән әби-бабаларыбыз чишмәләргә изге әйбер итеп караганннар. Аларны карап, чистартып торганнар. Без дә ел саен авылыбызның чишмәсен чистартып торабыз, балалар белән экскурсияләр оештырабыз. Чишмәләрнең суы искиткеч тәмле һәм шифалы.
Әйләнә-тирәлекне саклау көне уңаенннан, 6 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре һәм китап укучы балалар белән берлектә «Безнең салкын чишмәбез» дигән чара үткәрелде. Без чишмә буендагы үләннәрне чаптык, чүп-чарларны җыештырдык, су ага торган юлын ачып җибәрдек.