Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Каләмендә зәңгәр кичләр"

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина — күренекле татар шагыйрәсеТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Саҗидә Сөләйманова (2014), Абдулла Алиш (2021), Каюм Насыйри (2022) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1947 елның 4 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында укытучы гаиләсендә туган.

Эльмира Шәрифуллинаның иҗатында кызыл җеп булып сузылган төп тема - киләчәк буыннарыбызда: ата-анага, туган илгә, туган җиргә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, олуг шәхесләребезгә, тарихи үткәнебезгә мәхәббәт, игътибар һәм ихтирам тәрбияләү. Алмашка зирәк акыллы, миһербанлы, иманлы шәхесләр үстерү.

Шул уңайдан китапханәдә «Каләмендә зәңгәр кичләр» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.