Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Балачак мизгелләре"

1нче июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә, Суыксу мәдәният йорты каршында,  «Балачак мизгелләре»   дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадык. Йомгакны  беренче чорнап бетерү, каршылыклы юлдан  беренче килү, таяк тартышу, велосипедта ярышу,  җептән әйбер кисү, ераклыкка йөгерү, бер-берсенең аякларын бәйләп йөгерү, шар кабарту  уеннары. Аннан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар. Соңыннан балаларга  истәлекле бүләкләр тапшырдык.