Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китапханә - белем йорты"

26 нчы май китапханәләр көне уңаеннан, укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту һәм аны саклау кагыйдәләрен искә төшерү, белемле булуның әһәмиятен төшендерү, татар басма китабы һәм Татарстан милли китапханәсе тарихы белән таныштыру максатыннан, китапханәдә «Китапханә – белем йорты»  дигән әдәби кичә үткәрелде. Шулай ук балалар китап турында шигырьләр укыдылар, мәкаль-әйтемнәр әйттеләр һәм табышмакларга җаваплар таптылар.Китапханәгә яңа кайткан балалар китапларына обзорлар ясадык. Китап – кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.