Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Чәчәкләр күңел көзгесе"

21 май көнне  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында    китап укучы балалар белән «Чәчәкләр күңел көзгесе» дигән чара үткәрелде. Китап укучы балалар белән бергәләп гөлләрне күчереп утырттык. Табигатьтә үсемлекләрне җир, кояш, яңгыр үстерә: кояш җылыта, яңгыр су эчертә, коендыра, җир ашлый. Ә менә бүлмәбездәге, өйдәге үсемлекләр турында без кайгыртырга тиеш. Китап укучы балаларга гөлләрне күчереп утырту тәртипләре, аларны тәрбияләп үстерү алымнары турында аңлатып үттек.